Уфа шәһәренең 21 нче клиник хастаханәсенә өч яңа ИВЛ аппарат керде. Бу Башкортстанда "Сәламәтлек саклау" милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Яңа җиһазлар кеше хәлендәге үзгәрешләргә вакытында җавап бирергә мөмкинлек бирүче газ катнашмасы мониторингы модулы белән тәэмин ителгән. Медицина учреждениесенең реанимация һәм интенсивлы терапия бүлеге мөдире Зухра Гирфанова сөйләгәнчә, ИВЛ аппаратлары барлык реанимация бүлекләрендә дә бик мөһим.
- 2020 елда коронавирус инфекциясе пандемиясе фонында "үпкәкләрнең ясалма вентиляциясе" һәм аббревиатураны хәтта медицинадан ерак кешеләр дә таныды, - дип сөйли Зухра Гирфанова. - Анестезиолог-реаниматологлар практикасында аппараты - штатлы аспап
Яңа ИВЛ аппаратлар тоташтырылган һәм эшли башлый. Җиһазлар, беренче чиратта, пациент кертелгән мускул релаксантлары сәбәпле, үзе дем ала алмаганда, хирургик керешүләрдә кулланыла.