+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
25 февраль 2021, 11:37

Безнекеләр – беренче бишлектә!

22 февральдә, илдә 8-11нче сыйныф укучылары өчен Түгәрәкләр хәрәкәтенең милли-технологик башлангычлар олимпиадасының финал этаплары башланды.Анда 1300дән артык югары сыйныф укучылары катнаша. Башкортстанның Фән һәм мәгариф министрлыгында билгеләүләренчә, конкурста катнашырга төбәкнең 1906 югары сыйныф укучысы заявка биргән. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

22 февральдә, илдә 8-11нче сыйныф укучылары өчен Түгәрәкләр хәрәкәтенең милли-технологик башлангычлар олимпиадасының финал этаплары башланды.
Анда 1300дән артык югары сыйныф укучылары катнаша. Башкортстанның Фән һәм мәгариф министрлыгында билгеләүләренчә, конкурста катнашырга төбәкнең 1906 югары сыйныф укучысы заявка биргән.
Башкортстан катнашучылар саны буенча бишенче урынга чыккан. Безнекеләрдән алда – Мәскәү өлкәсе (19081), Мәскәү (4065), Санкт-Петербург (3770) һәм Новосибирск өлкәсе (3717).
28 технологик юнәлеш буенча командалар белән инженерлык ярышлары ике ай дәвамында үткәреләчәк. Йомгаклау этапларында 1345 югары сыйныф укучысы катнашачак.
Финал этабында укучылар, командаларга берләшеп, реаль тормышка якынайтылган мәсьәләләр чишә башлаган да инде.
Милли-технологик башлангыч бурычлары “Фән” гомумдәүләт проектына кертелгән, аның төп максаты – 2024 елга Русияне өстенлекле фәнни-техник эшләнмәләр белән шөгыльләнүче әйдәүче илләрнең беренче бишлегенә кертү.
Фото: mgazeta.com

Автор: Ләйсән Якупова

Читайте нас: