+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 февраль 2021, 11:33

"Акбузатта кунакта" фестивалендә катнаш

Башкортстанда бишенче "Акбүзатта кунакта" балалар иҗаты фольклор фестивале узачак.Республикада "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла. "Акбүзатта кунакта" балалар иҗаты фольклор фестивале дә шушы проект кысаларында уза.2 апрельдә Куергазы районының Ермолаево авылында «Акбузатта кунакта» дигән V ачык республика балалар һәм үсмерләр иҗаты фольклор фестивале узачак. Ул 2012 елдан башлап, ике елга бер тапкыр үткәрелә. Фестивальнең географиясе ел саен киңәя. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанда бишенче "Акбүзатта кунакта" балалар иҗаты фольклор фестивале узачак.

Республикада "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла. "Акбүзатта кунакта" балалар иҗаты фольклор фестивале дә шушы проект кысаларында уза.
2 апрельдә Куергазы районының Ермолаево авылында «Акбузатта кунакта» дигән V ачык республика балалар һәм үсмерләр иҗаты фольклор фестивале узачак. Ул 2012 елдан башлап, ике елга бер тапкыр үткәрелә. Фестивальнең географиясе ел саен киңәя.

Алдагы елларда Хәйбулла, Зилаер, Зианчура, Күгәрчен, Мәләвез, Куергазы, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Ишембай, Федоровка, Миякә, Мәчетле, Баймак районнары, Салават, Стәрлетамак, Сибай, Кумертау, Мәләвез, Уфа шәһәрләре катнашкан.

Фестивальнең төп максаты - үсеп килүче буында халык башкару осталыгын саклау, үстерү, мәдәниятара диалогны үстерү, яшь талантларны башкорт халкының иң яхшы мәдәният һәм сәнгать үрнәкләренә тарту, Русия һәм Башкортстанның мәдәни мирасын саклау.
Быел фестиваль ике этапта үткәрелә. Беренче этапта сайлап алу «ВКонтакте» социаль челтәрендә 18 февральдән 20 мартка кадәр Республика халык иҗаты үзәгенең Күмертаудагы филиалы битендә онлайн режимда узачак.

Катнашу өчен оештыру комитетының электрон адресына ([email protected]) 2021 елның 20 мартына кадәр видеоматериал белән заявка җибәрергә кирәк.

Видеоматериалларны «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырырга кирәк булачак. #АкбузаттаКунакта #фрцнткумертау #культурныйЮГРБ #культуравЛицах #МАУРДК_Йэшлек #Куюргазинскийрайон #СвидетельМилосердия #ФРЦНТРБКумертау #мкрб #рцнт хештеглары кую мәҗбүри.

Гала-концерт һәм фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү 2 апрельдә Куергазы районының «Яшьлек» мәдәният йортында узачак.

Быел фестиваль эмблемасы итеп кулланылучы рәсемнең авторы - Куергазы районы Ермолаево балалар сәнгать мәктәбенең 1нче сыйныф укучысы Ралина Сәйфуллина.

Фестивальнең оештыручылары һәм партнерлары: Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Куергазы районы хакимияте, «Шәфкатьлелек шаһиты» хәйрия фонды.

Фестиваль кысаларында, шулай ук, «башкорт фольклор коллективлары», «солист-вокалчылар», «бию коллективлары, солистлар, дуэтлар», сәсәннәр бәйгесе, «Акбүзат канатлары» номинацияләрендә конкурслар узачак.

Фото: bashinform.ru
Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас: