+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 март 2021, 11:34

Тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин!

Авыл хуҗалыгы үсешен дәвам итә.Башкортстанның авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының керемнәре күләме быел 33 процентка - 2 миллиард сумга кадәр артырга мөмкин, дип саный "Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ирек Сакаев. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Авыл хуҗалыгы үсешен дәвам итә.
Башкортстанның авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының керемнәре күләме быел 33 процентка - 2 миллиард сумга кадәр артырга мөмкин, дип саный "Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ирек Сакаев.
"Үткән ел йомгаклары буенча кече хуҗалыклар берләшмәләренең җыелма кереме 1,5 миллиард сум тәшкил итте, 70 процент - эшкәртү юнәлеше өлеше. Быел керемнәр суммасы 2 миллиард сумга кадәр үсәргә мөмкин дип уйлыйм", - ди ул.
Үзәк җитәкчесе аңлатканча, уңай динамиканы керемле проектларның проект куәтенә чыгуы һәм продукциянең өстәмә бәясен арттыру исәбенә эшкәртү юнәлешен активлаштыруны тәэмин итәчәк.
Билгеле, мондый үсешкә Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектын төбәктә гамәлгә ашыру да зур йогынты ясаган.
- Авыл хуҗалыгында ит һәм сөт җитештерү - безнең өстенлек. Бездә җитештерү традицияләре һәм мондый продукциягә ихтыяҗ бар. Ләкин элек без күрше төбәкләрдән эшкәртүчеләр сатып алган чималны җитештерә торган булсак, хәзер без эшкәртүгә басым ясыйбыз. Нәкъ менә шуңа, нигездә, дәүләт ярдәме юнәлтеләчәк", - диде Ирек Сакаев.
Фото: agriculture.bashkortostan.ru
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: