+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 март 2021, 11:22

Яшьләр урманнар үстерүгә зур көч сала

Булачак һөнәр ияләренә укытучылар гына түгел, бу өлкәдә озак еллар эшләгән белгечләр дә ярдәм итә.Ел саен Уфа урман техникумы студентлары «Рослесозащита» федераль бюджет учреждениесе филиалында җитештерү һәм диплом алды практикасы уза. Филиал хезмәткәрләре аларга диплом проектлары һәм эшләр өчен лаборатор дәресләр һәм практик эшләр үткәрүдә ярдәм күрсәтә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Булачак һөнәр ияләренә укытучылар гына түгел, бу өлкәдә озак еллар эшләгән белгечләр дә ярдәм итә.
Ел саен Уфа урман техникумы студентлары «Рослесозащита» федераль бюджет учреждениесе филиалында җитештерү һәм диплом алды практикасы уза. Филиал хезмәткәрләре аларга диплом проектлары һәм эшләр өчен лаборатор дәресләр һәм практик эшләр үткәрүдә ярдәм күрсәтә.
Шулай итеп, Урман хуҗалыгы факультетының 4нче курс студенты Екатерина Максимова, лаборатория хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итеп, «Башкортстан урманчылык-орлыкчылык станциясе» бүлегендә диплом алды эше алдыннан практика узды. «Гади наратның һәм гадәти чыршының чәчүлек сыйфатларын билгеләү» аның эшенең темасы булды.
Башлангыч чорда I категория инженеры аңа лабораториядә эшләү хәвефсезлеге техникасы буенча инструктаж үткәрде. Ул булачак белгечкә аналитик лабораториянең җиһазларын һәм приборларын күрсәтте, шулай ук дәүләт тармак стандартлары һәм агымдагы эштә җитәкчелек ителә торган норматив-хокукый актлар белән таныштырды.
Моннан тыш, тагын бик күп булачак белгечләр биредә әлеге өлкәдә эшләүнең үзенчәлекләрен өйрәнде.
Русия Президенты билгеләгән гомумдәүләт проектлары һәр тармакка белгечләр җәлеп итүне дә күз уңында тота. Бу җәһәттән "Экология" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда да әлеге яшь белгечләр зур ярдәмче булачак.
Фото: forest.bashkortostan.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Читайте нас: