+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 март 2021, 10:57

Уфа мәктәпләрендә яңа дәрес укытылачак

Уфа мәктәпләренә балаларда экологик белем һәм мәдәният формалаштыру буенча "Уфа стилендә Эко" программасын кертәчәкләр. Дәресләрдә балаларны чүп-чарны сортларга аерырга һәм үтилләштерүгә өйрәтәчәкләр. Бу хакта мэриядә узган оператив киңәшмәдә мәгариф идарәсе башлыгы Елена Хаффазова хәбәр итте.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Уфа мәктәпләренә балаларда экологик белем һәм мәдәният формалаштыру буенча "Уфа стилендә Эко" программасын кертәчәкләр. Дәресләрдә балаларны чүп-чарны сортларга аерырга һәм үтилләштерүгә өйрәтәчәкләр. Бу хакта мэриядә узган оператив киңәшмәдә мәгариф идарәсе башлыгы Елена Хаффазова хәбәр итте.

Программа 1-11нче сыйныфларда, балалар бакчаларында айга бер тапкыр сыйныф сәгатьләре, тематик шимбә яки дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында үткәреләчәк интеграцияләнгән дәресләрне күз алдында тота.

"Мәктәпнең бурычы экология буенча билгеле бер белем күләмен формалаштыру гына түгел, ә энергияне сакчыл файдалану һәм чүп-чарны аерым җыю күнекмәләрен булдыруга да ярдәм итү», - диде Елена Хафазова.

Ул билгеләп үткәнчә, программаны эшләүдә шәһәрнең Фәнни-мәгълүмати-методик үзәгенең эксперт советы, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары һәм галимнәр катнашкан. Шулай ук дидактик һәм өләшү материалы, уку елына исәпләнгән методик озата бару эшләнде.

Дәресләрдә балалар калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү, калдыклар белән эш итү, селекция һәм икенчел чималны эшкәртү технологияләре, традицион булмаган энергетика, энергияне сакчыл файдалану перспективалары турында беләчәк. Башкала мәгариф идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, шәһәр мәктәпләрендә батарейкалар җыю буенча экобокслар, каты коммуналь калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар һәм чүп савытлары урнаштырылган инде.

Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков билгеләп үткәнчә, балалар белән экологик белем бирү буенча иртә яшьтән үк шөгыльләнергә кирәк. Ул шулай ук сәламәт туклану буенча дәресләр оештырырга кушты.

Бу эшләр "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Фото: bashinform.ru
Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас: