+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 март 2021, 11:41

Урманнарны үстерүгә игътибар тагын да артачак

Уфада Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышы узды. Утырыш барышында җыелучылар урманчылык тармагының узган елгы эшенә йомгак ясады һәм 2021 елга бурычларны барлады. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында “Урманнарны саклау” төбәк проектын гамәлгә ашыру барышы да каралды.

Быел бу тармакта нинди үзгәрешләр көтелә?
Уфада Башкортстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышы узды. Аның эшендә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Дәүләт думасы депутаты, «Бердәм Русия» фракциясе әгъзасы һәм Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты әгъзасы Зариф Байгускаров, Башкортстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Флүр Уразмәтов, табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров, шулай ук видеоэлемтә режимында республика урман хуҗалыгы һәм эшкәртү предприятиеләре, министрлык карамагындагы оешмалар җитәкчеләре, Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.
Утырыш барышында җыелучылар урманчылык тармагының узган елгы эшенә йомгак ясады һәм 2021 елга бурычларны барлады. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында “Урманнарны саклау” төбәк проектын гамәлгә ашыру барышы да каралды.
Республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов, Башкортстан Хөкүмәтенең урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге иң өстенлекле юнәлешләренең берсе - урман ресурсларын арттыру, дип билгеләп үтте. “Урманнарны саклау” федераль проекты буенча икенче ел нәтиҗәләр уңай. Проектны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан үткән елда 211,2 миллион сум бүлеп бирелгән, бу - Идел буе федераль округы буенча - беренче, ә Русия буенча икенче күрсәткеч.
Агымдагы елга федераль проект чараларын гамәлгә ашыруга 162,3 миллион сум каралган, - диде ул.
Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Читайте нас: