+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 март 2021, 11:56

Кайда сөт күп җитештерелә?

Башкортстанда сөт җитештерү 120 мең тоннадан артып киткән.Бу хакта төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итәләр.Соңгы мәгълүматларга караганда, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары 122 мең тоннадан артык товар сөте җитештергән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, алты мең тоннага артык. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанда сөт җитештерү 120 мең тоннадан артып киткән.

Бу хакта төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итәләр.

Соңгы мәгълүматларга караганда, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары 122 мең тоннадан артык товар сөте җитештергән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, алты мең тоннага артык.

Сөт җитештерү буенча элеккечә Чакмагыш районы лидер булып тора, анда бүгенге көндә 11 мең тонна җитештерелгән.

Иң яхшылар бишлегенә шулай ук Башкортстанның Илеш, Авыргазы, Дүртөйле һәм Стәрлетамак районнары керә.

Республикада «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты кысаларында сакчыл технологияләр исәбенә сөт җитештерү күләмен арттырырга ниятлиләр.

Фото: башинформ

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: