+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 март 2021, 12:00

"Кунакчыллык осталары"н барлыйбыз

«Русия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасындагы «Кунакчыллык осталары» конкурсының икенче сезонында катнашкан 1700дән артык кеше конкурс сынауларының беренче этабын – дистанцион тестны уңышлы үтәде. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

«Русия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасындагы «Кунакчыллык осталары» конкурсының икенче сезонында катнашкан 1700дән артык кеше конкурс сынауларының беренче этабын – дистанцион тестны уңышлы үтәде.

Алга таба аларның шәхси проектларын бәяләү көтә, аларның иң яхшылары үз авторлары өчен конкурсның төбәк ярымфиналларына билет булачак. "Кунакчыллык осталары" конкурсы «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Конкурсантларга Русиянең географиясе, тарихы, сәнгате, төбәкләрнең этномәдәни үзенчәлекләре, шулай ук туриндустрия өлкәсендә махсус һөнәри белемнәрен бәяләү буенча тест узарга тәкъдим ителде.

"Дистанцион тестларга барлыгы 1839 конкурсант кертелгән иде. 1756 катнашучы барлык биремнәрне дә уңышлы үтәде: 1007 – гомум конкурста, 749 – студентлар арасында. Көндезге ярымфиналларга чыгу өчен тестны уңышлы узган һәр катнашучыга кунакчыллык индустриясе өлкәсендәге проектларны конкурс сайтында шәхси кабинетка күчерергә туры киләчәк. Экспертларга тәкъдим ителгән проект инициативаларын алдан ук бәяләргә кирәк булачак, шуннан соң ярымфиналчыларның шорт-листы билгеләнәчәк», – дип сөйләде «Русия – мөмкинлекләр иле» генеральный директоры Алексей Комиссаров.

Конкурсның беренче этабын узган «Кунакчыллык осталары» проектында катнашучыларның күбесе Пермь краеннан – 177 кеше. Шулай ук Мәскәү халкы да актив катнашты – 85 кеше. Өченче урында – Краснодар крае - 82 кеше. Дүртенче урында – Мәскәү өлкәсе (78 конкурсант), бишенче урында – Башкортстан Республикасы (75 кеше).

Фото: news2world.net
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас: