+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 март 2021, 09:59

50 миллион сум бүленгән

2021 елда Башкортстанда шәхси торак төзү максатына бирелергә тиешле участоклар урынына компенсацияләр өчен 50 миллион сум акча бүленгән. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

2021 елда Башкортстанда шәхси торак төзү максатына бирелергә тиешле участоклар урынына компенсацияләр өчен 50 миллион сум акча бүленгән.
Республикада өч һәм аннан күбрәк бала һәм инвалид бала тәрбияләгән гаиләләр шәхси торак төзү максатына бушлай җир участогы алу хокукына ия. 2020 елдан башлап җир участогы урынына мондый гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие – 250 мең сум акча – алу мөмкинлеге булдырылды.
Шулай итеп, 2020 елда 160 гаилә җир участогы урынына бер тапкыр бирелүче акчалата түләүгә таныклык алган. Әле 40 таныклык хакимиятләрдә карау көтә. 2021 елда республика казнасыннан 200 таныклык бирү өчен 50 миллион сум акча бүленгән.
“Яшәү өчен уңайлы мохит формалаштыру” юнәлеше кысаларында Башкортстанда 2020 елның 31 декабренә өч һәм аннан күбрәк бала һәм инвалид бала тәрбияләгән гаиләләргә 45000 җир участогы бүлеп бирелгән.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: