+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
10 март 2021, 09:34

Яшьләргә уңышлар телик!

"Киләчәк укытучысы. Студентлар" конкурсында Башкортстаннан 6 студент көч сынашачак.Түбән Новгород дәүләт педагогия университетында “Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасының яңа Бөтенрусия проектының “Киләчәк укытучысы. Студентлар” һөнәри конкурсының округ ярымфиналы старт алды. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

"Киләчәк укытучысы. Студентлар" конкурсында Башкортстаннан 6 студент көч сынашачак.

Түбән Новгород дәүләт педагогия университетында “Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасының яңа Бөтенрусия проектының “Киләчәк укытучысы. Студентлар” һөнәри конкурсының округ ярымфиналы старт алды.

Конкурс сынаулары 9-11 мартта өч көн дәвамында узачак. Проект Русия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. “Киләчәк укытучысы. Студентлар” проекты “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “һәркем өчен социаль лифтлар” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Башкортстаннан 6 студент гариза биргән. Бу - Стәрлетамак, Нефтекама һәм Уфаның югары уку йортлары студентлары.

"Киләчәк укытучысы. Студентлар” проекты җитәкчесе Андрей Богданцев ярымфиналны ачу тантанасында: “Хөрмәтле катнашучылар, сез җитди эш башкардыгыз, конкурсның ярымфиналына чыктыгыз, үз төбәгегезне һәм вузларны Бөтенрусия дәрәҗәсендә тәкъдим итү хокукын расладыгыз. Безнең төп бурыч—актив, талантлы яшьләргә үзләрен күрсәтү, һөнәри үсеш өчен яңа юллар ачу. Конкурс сынаулары сезнең киләчәк педагогик эшчәнлегегез өчен кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанам. Алда сезне ярымфиналның иҗади өч көне көтә. Сез үз осталыгыгызны һәм күнекмәләрне күрсәтәсез, яңага өйрәнегез, Идел буе федераль округының башка төбәкләреннән килгән студентлар белән танышыгыз. Сезгә уңышлар телим!”

Идел буе федераль округыннан конкурсның ярымфиналына 100 студент чакыру алган. Татарстаннан – 18, Пермь краеннан – 11, Удмурт Республикасыннан —10 студент, Мордовия Республикасыннан һәм Түбән Новгород өлкәсеннән —9ар, Пенза өлкәсеннән — 8, Саратов өлкәсеннән – 7, Ырымбур һәм Самара өлкәләреннән, шулай ук Башкортстан Республикасыннан — 6ар, Чуваш Республикасыннан — 5, Марий Эл Республикасыннан һәм Ульяновск өлкәсеннән — 2шәр студент һәм Киров өлкәсеннән 1 ярымфиналчы чакырылган.

Фото: novshkola.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Читайте нас: