Дүртөйлеләр дәүләт субсидияләрен алу өчен оештырылган конкурсларда актив катнаша.
Мәсәлән, Салават Хәбиров, «Агростартап» грантлар бирү бәйгесендә катнашып, 4 миллион сум акча алган. Бу акча аңа малчылык өлкәсендәге бизнес-проектын тормышка ашыру мөмкинлеген биргән.
Зимфира Төхбәтуллина исә «Агростартап» аша 4,5 миллион сумлык дәүләт ярдәме алган.