+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 март 2021, 09:30

Законсыз чүплекләр калмаска тиеш

2024 елда республикада законсыз чүплекләр калмаска тиеш, дип белдерде Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәт киңәшмәсендә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

2024 елда республикада законсыз чүплекләр калмаска тиеш, дип белдерде Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәт киңәшмәсендә.
БР Табигать байлыклары белән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров хәбәр итүенчә, республика кадастры биргән мәгълүматларга караганда, 2 122 законсыз чүплекне юкка чыгарасы калган. Аның гомум мәйданы 2200 гектар тәшкил итә. 2019 елда –604, 2020 елда 473 чүплек юкка чыгарылган. Барсы бергә 1077, диде ул.
1 мартка иң күп законсыз чүплек Авыргазы, Хәйбулла, Борай, Баймак һәм Күгәрчен районнарында исәпләнә, - диде министр әфәнде. – Белорет, Иглин, Караидел, Мәчетле районнары чүплекләрен юкка чыгару эшенә тотынып та карамадылар.
“Экология” милли проекты кысаларында Дуван районында каты көнкүреш калдыклары өчен икенче полигон төзелеп бетеп килә. Күгәрчен, Миякә, Зианчура районнарында – 4, Белоретта 2 полигон төзергә ниятлиләр. Бу полигон киләсе 10 елда чүплек проблемасын онытып торырга мөмкинлек бирәчәк.
Премьер-министр Андрей Назаров бер атна эчендә милли проект паспортына Сибайда полигон төзү буенча рәсмилекләрне хәл итәргә боерды.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елга кадәр республикада бер законсыз чүплек тә калдырмаска дигән бурыч куйды, – диде Андрей Назаров.
Чыганак: pravitelstvorb.ru
ФОто: ecamir.ru
Читайте нас: