+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 март 2021, 09:49

Мәдәнияткә ярдәмгә

2021 елда авыл мәдәният йортларын яңарту максатына 63,9 миллион сум акча бүленәчәк.Башкортстан “Кече Ватан мәдәнияте” федераль проектына чаралар җәлеп итү буенча лидерлар исәбендә. Бу хакта БР мәдәният министры Әминә Шафикова Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

2021 елда авыл мәдәният йортларын яңарту максатына 63,9 миллион сум акча бүленәчәк.
Башкортстан “Кече Ватан мәдәнияте” федераль проектына чаралар җәлеп итү буенча лидерлар исәбендә. Бу хакта БР мәдәният министры Әминә Шафикова Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
“Бердәм Русия” партиясе тарафыннан тормышка ашырылган проектта Башкортстан 2017 елдан алып катнаша. Проект ярдәмендә кече шәһәр һәм авылларда халыкка мәдәни кыйммәтләргә якынаюга мөмкинлекләре ачыла.
Проектының төп юнәлешләренең берсе – “Урындагы мәдәният йорты”. Дүрт ел эчендә 77 мәдәният йортының матди-техник базасын ныгыту максатына 226,1 миллион сум акча бүленгән. 2020 елда гына 15 район бу максатка 54,8 миллион сум акча алган.
“Кече шәһәрләр театрлары” һәм “Театр – балаларга” юнәлешендә балалар һәм курчак театрларына, шулай ук халкы 300 мең кешегә кадәр булган шәһәрләргә ярдәм күрсәтелә.

Автор : Гөлара Арсланова

Читайте нас: