+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2021, 09:48

Яңа китапханәләр тәҗрибәсе өйрәнелә

Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында илдә дә, безнең республикада да заманча китапханәләр булдырыла.Яңа буын китапханәләрен булдыру буенча «Мәдәният” гомумдәүләт проектында катнашу тәҗрибәсен өйрәнү максатында Нефтекаманың китапханә системасы хезмәткәрләре модель китапханәләр булдыру буенча федераль конкурста җиңгән учреждениеләрдә булды. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында илдә дә, безнең республикада да заманча китапханәләр булдырыла.
Яңа буын китапханәләрен булдыру буенча «Мәдәният” гомумдәүләт проектында катнашу тәҗрибәсен өйрәнү максатында Нефтекаманың китапханә системасы хезмәткәрләре модель китапханәләр булдыру буенча федераль конкурста җиңгән учреждениеләрдә булды. Алар — Илеш районының Андреевка, Дүртөйле районының - Әсән, Удмуртиянең Сарапул шәһәре модель китапханәләре.
Нефтекамалылар яңа буын китапханәләре белән юкка кызыксынмый, киләсе елда шәһәрнең Үзәкләштерелгән китапханә системасы “Тармак инфраструктурасын үстерүне сыйфатлы яңа дәрәҗә белән тәэмин итү” федераль проекты кысаларында модельле муниципаль китапханәләр булдыру буенча сайлап алу конкурсында катнашырга ниятли.
Очрашу кысаларында шәһәр семинары үтте. Анда Русиядә һәм Башкортстанда яңа модельле китапханәләр булдыру мәсьәләләре тикшерелде. Шәһәрнең үзәк китапханәсе проекты тәкъдим ителде.
Фото: Яндекс.Карты
Читайте нас: