+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 апрель 2021, 09:27

Радий Хәбиров Роман Новиков белән очрашты

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Роман Новиков белән очрашты. Көн тәртибендә - автомобиль юлларында хәвефсезлекне арттыру, Башкортстанда эре транспорт инфраструктурасы объектларын төзү һәм ремонтлау. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Роман Новиков белән очрашты. Көн тәртибендә - автомобиль юлларында хәвефсезлекне арттыру, Башкортстанда эре транспорт инфраструктурасы объектларын төзү һәм ремонтлау.

- Без Федераль юл агентлыгы ярдәмен һәрвакыт тоябыз. Бүген Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы тоннеленең көнчыгыш һәм көнбатыш юнәлешләрен тоташтыру шатлыгын безнең белән уртаклашуыгыз өчен икеләтә рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Ышанам ки, уртак эшебездә 2024 елга гаять зур уңышларга ирешәчәкбез, һәм бу комплекс нәтиҗәле эшләячәк. Федераль ярдәм нәтиҗәсендә без башка эре объектлар буенча да актив эшлибез.

Республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Виктор Жульков 2020 елда Башкортстанның “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты буенча барлык максатчан күрсәткечләрнең үтәлүе турында хәбәр итте. Төбәктә 357 километр автомобиль юлы ремонтланган, капиталь ремонттан соң 12,3 километр трасса файдалануга тапшырылган, 4,8 километр яңа юл төзелгән, 33 светофор урнаштырылган. 2021 елга планнарда - Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә 225 километр автомобиль юлларын ремонтлау.

- Башкортстан “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты буенча яхшы күрсәткечләргә ирешә, барлык эшләрне 100 процентка башкара, - дип билгеләп үтте Роман Новиков.

- Юлда йөрүчеләр һәм туристлар Башкортстанда үзләрен уңайлы хис итсен өчен республикада 1 000 яңасын төзү һәм юл буе сервисының гамәлдәге 1 000 объектны тиешле рәвешкә китерү максатын куйдык, - диде Радий Хәбиров.

Роман Новиков бу башлангычны хуплады һәм республикада уздырыла торган автомобиль юллары буйлап навигация билгеләрен урнаштыру эшен уңай бәяләде.

Фото: glavarb.ru

Автор: Фануз Хабибуллин

Читайте нас: