+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель 2021, 09:06

100 процентка үтиләр, ди

2020 елда Башкортстан “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты буенча күрсәткечләрне тулысынча үтәгән.Республикада 357 километр автомобиль юлы ремонтланган, капиталь ремонттан соң 12,3 километр трасса файдалануга тапшырылган, 4,8 километр яңа юл салынган, 33 светофор куелган. Болар турында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Виктор Жульков Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “Росавтодор” җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Роман Новиков белән очрашуында хәбәр итте. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

2020 елда Башкортстан “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты буенча күрсәткечләрне тулысынча үтәгән.
Республикада 357 километр автомобиль юлы ремонтланган, капиталь ремонттан соң 12,3 километр трасса файдалануга тапшырылган, 4,8 километр яңа юл салынган, 33 светофор куелган. Болар турында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Виктор Жульков Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “Росавтодор” җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Роман Новиков белән очрашуында хәбәр итте.
“Башкортстан ил җитәкчесе тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты буенча яхшы күрәсткечләргә ия, бар эшләр дә 100 процентка үтәлә”, – диде Мәскәү кунагы.
“Без Федераль юл агентлыгының ярдәмен һәрвакыт тоеп торабыз. Федераль ярдәм аркасында эре объектлар буенча да актив эшлибез”, – дип җаваплады Радий Хәбиров.
Ул Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы, Агыйдел елгасы аша салынган күпер, Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамнары кисешкән урында төзелгән күпер һәм башка шундый эре объектларда барган төзелешләрне телгә алды.

Чыганак: www.bashinform.ru

Читайте нас: