+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
5 апрель 2021, 09:05

27 миллион төп агач утыртылачак

Республикада "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла.Шуның кысаларында Башкортстанда яшәүчеләр "Хәтер бакчасы" акциясендә катнаша ала.Быел акция 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга багышланган. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Республикада "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла.

Шуның кысаларында Башкортстанда яшәүчеләр "Хәтер бакчасы" акциясендә катнаша ала.
Быел акция 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга багышланган. Сугышта һәлак булган 27 миллион кешенең һәркайсы истәлегенә 27 миллион агач утыртылачак.
Башкортстанда агач утырту апрель ахырында башланачак. "Хәтер бакчалары" республиканың барлык муниципаль районнарында барлыкка киләчәк. "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында урман фонды территориясендә 250 гектардан артык мәйданда агачлар утыртылачак.

Төбәк халкы әлеге чаралар турында барлык нокталарны, даталарны, тулырак мәгълүматны акция сайтында күрә алачак,
«Хәтер бакчасы» акциясе Русия Президенты йөкләмәсе буенча үткәрелә һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, Русия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Оештыручылар - «Җиңү волонтерлары» Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды.

Фото: bashinform.ru
Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас: