+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 апрель 2021, 09:13

"Урал"ның эшләре көйле бара

"Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проектына ярашлы, "Урал" кошчылык комплексы быел Франциядән өченче партия, 72 мең данәдә, инкубация йомыркаларын кабул итте. Йомыркалар - предприятие инкубаторларына, ә чиртеп чыккан чебешләр комплексның симертү корпусларына урнаштырылачак. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

"Халыкара кооперация һәм экспорт" милли проектына ярашлы, "Урал" кошчылык комплексы быел Франциядән өченче партия, 72 мең данәдә, инкубация йомыркаларын кабул итте. Йомыркалар - предприятие инкубаторларына, ә чиртеп чыккан чебешләр комплексның симертү корпусларына урнаштырылачак.
Күркә ите җитештерү буенча "Урал" кошчылык комплексы 2019 елда эшли башлады. Аңа кадәр 2017 елның октябрендә авыр финанс хәлгә бәйле, ул вакытта Мәҗит Гафури исемен йөрткән шушы комплекс эшчәнлеге тукталып калган иде. Предприятие бурыч сазлыгына батты. Былтыр предприятиегә инвесторлар килде. Җитештерү активларын арендалау хокукы Мәскәүнең " "Урал" кошчылык комплексы"на тапшырылды. 2019 елның ноябрендә комплекска инкубация йомыркаларының беренче партиясе кайтарылды.
Былтыр "Урал" кошчылык комплексы тулы куәткә эшли башлады. Предприятие бер ел эчендә 25 мең тоннадан артык кош ите җитештерде.
Читайте нас: