Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау - спорт белән шөгыльләнү ул.
Бакалы районында физик культура һәм спорт белән төрле яшьтәге һөнәр ияләре шөгыльләнә.
2 апрель көнне «Олимп» физкультура-сәламәтләндерү комплексында мәдәният хезмәткәрләре спартакиадасы булып узды. Чара Башкортстан Республикасында Сәламәтлек һәм актив озын гомер елына багышланган иде һәм "Демография" гомумдәүләт проектының "Спорт - тормыш нормасы!» федераль проекты кысаларында узды.
Ярышларга үзләренең өстенлеген исбатларга 4 команда чыкты. Программа шактый бай булды. Командалар ату, озынлыкка сикерү, баскетбол тубын кәрзингә ыргыту һәм команда эстафетасында көч сынашты. Әлеге мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча судьялар комиссиясе гомумкоманда исәбендә җиңүчеләрне билгеләде. Беренче урынны үзәк район китапханәсенең «Культ! Ура!" командасы яулады, икенче урында - «Югары лига» район мәдәният йорты командасы, өченчедә - «Тиз кедалар» авыл клублары командасы.
Фото: Миләүшә Риянова.