+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
6 апрель 2021, 09:24

Дөньяның 46 иле сатып ала

“Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау” төбәк проекты максатлары нигезендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы быел 157,3 миллион доллар авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләмен тәэмин итәргә тиеш. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

“Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау” төбәк проекты максатлары нигезендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы быел 157,3 миллион доллар авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләмен тәэмин итәргә тиеш.

Бу хакта вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илдус Фазрахманов белдерде. "Экспорт буенча инде гамәлгә ашырылган проектларны һәм төзелгән килешүләрне исәпкә алып, бу күрсәткечне ирешерлек дип саныйм", - диде ул.

Былтыр план 115 миллион доллар булган очракта экспорт күләме 177,7 миллион доллар тәшкил иткән. Беренче квартал ахырына төбәк агросәнәгать комплексы бу күләмнең өчтән бер өлешен — 56,3 миллион доллар эшләп алган. Әйтик, ел башыннан Чишмә заводы Кытайга флекситанкалы контейнерлар (мәҗбүри шарт) белән 2,7 мең тонна рапс мае җибәргән. Туймазының “Фабрика сладостей” сәүдә йорты Төркиягә, Иранга һәм Гыйракка кондитер эшләнмәләре җибәрүгә контракт төзегән.

Башкортстанның бренд продуктын экспортлауда күп акча эшләп булмый, дип билгеләп үтте вице-премьер: дөнья базарында бал бәясе республика эчендәге күрсәткечтән ике тапкыр арзанрак. Гомумән алганда, былтыр республика 195 мең долларлык 47,5 тонна бал экспортлаган. "Хәтта санкцияләр кертелгәннән соң да Русия дөнья базарында авыл хуҗалыгы продукциясен төп җитештерүчеләрнең берсе булып кала. Шул исәптән Башкортстан да, без территориаль ил уртасында урнашканбыз, һәм логистика буенча безгә Азия белән дә, Европа белән дә хезмәттәшлек итү файдалы”, — дип билгеләп үтте вице-премьер.

Башкортстаннан авыл хуҗалыгы продукциясен дөньяның 46 иле сатып ала. Беренче бишлектә — Казахстан, Латвия, Таҗикстан, Кытай, Үзбәкстан. Шулай ук Пакистан, Монголия, Литва, Норвегия, Беларусь, Иранга да товар шактый күләмдә китерелә.

Фото: башинформ
Читайте нас: