+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2021, 09:38

Алия Солтан – финалда!

Октябрьский шәһәре кызы “Кунакчыллык осталары” конкурсының финалына чыккан.Краснодарда үткән “Кунакчыллык осталары” бөтенрусия конкурсының финалчылар исемлеге аталды. Алар арасында безнең якташыбыз да бар.“Кунакчыллык осталары” конкурсының икенче сезон ярымфиналында 35 төбәктән 140 кеше катнашкан иде. Аларны Краснодар кабул итте. Илнең 16 төбәгеннән 30 кеше финалга чыккан. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Октябрьский шәһәре кызы “Кунакчыллык осталары” конкурсының финалына чыккан.
Краснодарда үткән “Кунакчыллык осталары” бөтенрусия конкурсының финалчылар исемлеге аталды. Алар арасында безнең якташыбыз да бар.
“Кунакчыллык осталары” конкурсының икенче сезон ярымфиналында 35 төбәктән 140 кеше катнашкан иде. Аларны Краснодар кабул итте. Илнең 16 төбәгеннән 30 кеше финалга чыккан.
Бу – “Русия – мөмкинлекләр иле” президент платформасы проекты. Партнерлар белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Антон Сериков әлеге конкурста отылучыларның булмавын билгеләп үтте.
–Конкурс атмосферасына чумып алу мөмкинлеге булган катнашучылар барысы да отты – аларга “кунакчыллык осталары” профессиональ берләшмәсенең бер өлеше булу бәхете тиде, алар үз проектлары өчен партнерлар тапты, тәҗрибә уртаклашты һәм бу өлкәдә алдынгы белгечләр белән алараша алды, –ди ул.
Алия Солтан “Минем илем” дигән өстәл уены проектын эшләп, финалга үткән.
Кызның фикеренчә, бу уен география буенча белемне арттыра, төрле төбәкләрнең йолаларын һәм кыйммәтләрен белергә өйрәтә. Ә конкурс аның өчен күзаллауны киңәйтүгә булышуы, яңа танышлар булдыру һәм яңа проектлар өчен илһам бирүе белән кыйммәтле.
“Кунакчыллык осталары” конкурсы “Мәгариф” милли проектының “Һәркем өчен социаль лифт” федераль проекты кысаларында оештырыла.

Автор : Ибрагимова Эльмира

Читайте нас: