+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель 2021, 09:42

Барлык мәктәпләр дә Интернетлы булачак

Агымдагы елда республикада 316 мәктәп югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак.Быел Башкортстанның барлык мәктәпләре дә Интернетка тоташтырылачак, диде республика Хөкүмәте Президиумы утырышында Премьер-министр Андрей Назаров. Вице-премьер Азат Бадранов сүзләренә караганда, агымдагы елда югары тизлекле Интернетка шәһәр мәгариф оешмаларында секундына – 100 Мбит, авылларда 50 Мбит белән 316 мәктәп тоташтырылачак. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Агымдагы елда республикада 316 мәктәп югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак.

Быел Башкортстанның барлык мәктәпләре дә Интернетка тоташтырылачак, диде республика Хөкүмәте Президиумы утырышында Премьер-министр Андрей Назаров. Вице-премьер Азат Бадранов сүзләренә караганда, агымдагы елда югары тизлекле Интернетка шәһәр мәгариф оешмаларында секундына – 100 Мбит, авылларда 50 Мбит белән 316 мәктәп тоташтырылачак.

"Узган елда коронавирус пандемиясе башлану белән күпләр читтән торып эшләргә һәм укырга мәҗбүр булды. Социаль учреждениеләрне, барыннан да элек, мәктәпләрне Интернетка тоташтыру ихтыяҗы кискен билгеләнде. Ә белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә төп фактор булып сыйфатлы белем бирү контентына керү тора. Бу максатлар өчен мәктәпләрдә дә, укучыларның өйләрендә дә Интернеттан киң полосалы файдалануны системалы рәвештә тәэмин итү зарур. Шуңа күрә без Башкортстанның барлык мәктәпләрен югары тизлекле Интернетка тоташтыру бурычын быел ук үтәргә булдык", — дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

“Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Санлы белем бирү мохите” проектын тормышка ашыру кысаларында белем бирү оешмалары санлы җиһазлар белән тәэмин ителә. Хәзерге вакытта җиһазлар комплекты 28 ноутбуктан һәм бер МФУдан тора. Быел проектта 205 белем бирү оешмасы катнаша. Мәгарифне үстерү институты базасында квалификация күтәрү курслары оештырыла, анда укытучыларны заманча белем бирү ресурслары һәм технологияләре белән эшләргә өйрәтү бара.

Фото: m.123ru.net
Читайте нас: