“Без проектны күтәреп алдык һәм барлык мәктәпләрне дә Интернетка тоташтырырга, ә 2023 елда 1109 мәктәпне заманча компьютер сыйныфлары белән җиһазландырырга булдык. Тормыш шулай алга китте ки, Интернетсыз булмый. Курслар, семинарлар, практикумнар, ә пандемия вакытында — дәресләр. Санлы трансформация вакыты җитте, ул үз шартларын куя. 2 ел эчендә без Интернетка 640 мәктәпне тоташтырдык.
Бу масштаблы бурыч иде. Чөнки без Русиядә мәктәпләр саны буенча дүртенче, алар бездә — 1873. Башкортстанның барлык мәктәпләрендә дә Интернет булачак”, — дип ассызыклый Радий Хәбиров.