+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
8 апрель 2021, 09:48

Өйдән чыгып та торасы юк!

Шәхси эшкуарлар өчен яхшы яңалык - хәзер алар кәгазьдә кабатланмыйча, электрон рәвештә патент алала, дип хәбәр итә Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Шәхси эшкуарлар өчен яхшы яңалык - хәзер алар кәгазьдә кабатланмыйча, электрон рәвештә патент алала, дип хәбәр итә Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Мондый хәл Русия Президенты Владимир Путин узган елның 20 июлендә имзалаган онлайн патентлар алу хокукы турындагы закон үз көченә керүе нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу шулай ук, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү» гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
Әгәр эшкуар махсус сайтта «Шәхси кабинет» аша патент алу өчен гариза җибәрсә, ул аны электрон рәвештә алачак.
Шулай ук ведомство 11 гыйнвардан шәхси эшкуарлар яңа форма буенча патент алу өчен гариза бирә, һәм анда яшәү яки тору урыны адресын тутырырга кирәкми, дип билгеләп үтә.
Фото:mgazeta.com сайтыннан
Читайте нас: