+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
12 апрель 2021, 09:34

Хезмәт кешесенә - хөрмәт

Чыгымнарны кайтарып булачак.«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучылар өчен өстәмә ярдәм чарасы эшләнә. Бу хакта республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов "Сәнәгатьтә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру: чакырулар һәм мөмкинлекләр" секциясендә сөйләде, ул Уфада ВДНХ-ЭКСПО мәйданчыгында Русия сәнәгать форумы кысаларында узды. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Чыгымнарны кайтарып булачак.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучылар өчен өстәмә ярдәм чарасы эшләнә. Бу хакта республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов "Сәнәгатьтә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру: чакырулар һәм мөмкинлекләр" секциясендә сөйләде, ул Уфада ВДНХ-ЭКСПО мәйданчыгында Русия сәнәгать форумы кысаларында узды.
- Гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрдә технологик үсеш һәм җитештерүне яңарту исәбенә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны стимуллаштыру өчен республика Башлыгы күрсәтмәсе белән модернизация һәм җитештерүне киңәйтүгә бәйле чыгымнар өлешен каплауга республика бюджетыннан субсидияләр бирү планлаштырыла. Ярдәм чараларын алуга үрнәк агым барлыкка килгән предприятие дәгъва итә ала. Субсидияләү җиһазлар сатып алуга һәм программа белән тәэмин итүгә тотылган чыгымнарның гомум суммасыннан 30 процент, әмма 5 милиион сумнан артык булмаган күләмдә күздә тотыла, - дип хәбәр итте Айрат Фәхретдинов.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге финанс чарасыннан республика Хөкүмәтенең кирәкле норматив актларын раслаганнан соң файдаланырга мөмкин булачак. Хәзер алар әзерлек стадиясендә.
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: