+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
12 апрель 2021, 09:40

Күрсәткечләр узган елдан югары

Сөт җитештерү тагын да арткан.Республиканың фермер хуҗалыкларында һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү 190 мең тоннадан артып китте (192,5 мең тонна). Мондый мәгълүматларны 7 апрельгә республика Авыл хуҗалыгы консультация үзәге китерә. Күрсәткеч былтыргыдан 8,4 мең тоннага артык. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Сөт җитештерү тагын да арткан.
Республиканың фермер хуҗалыкларында һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү 190 мең тоннадан артып китте (192,5 мең тонна). Мондый мәгълүматларны 7 апрельгә республика Авыл хуҗалыгы консультация үзәге китерә. Күрсәткеч былтыргыдан 8,4 мең тоннага артык.
Республикада тулаем җитештерү буенча да, сыерларның продуктлыгы буенча да ышанычлы лидерлар билгеләнде. Беренче күрсәткеч буенча Чакмагыш районы алда барса, анда ел башыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында тулаем сөт саву күләме 16 мең 755 тонна тәшкил итә, икенче күрсәткеч буенча Зианчура районы алга чыкты, анда ел башыннан бер сыерга савым 2729 килограмм тәшкил итә.
Үзәктә билгеләп үтүләренчә, мондый күрсәткечләргә ирешүдә "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектының өлеше зур. Чөнки әлеге программа сөт җитештерүне арттыруга китергән бик күп юнәлешләрне үстерүгә ярдәм итә.
Фото: agriculture.bashkortostan.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Читайте нас: