+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
13 апрель 2021, 08:52

Чокыр-чакырларны ямау эшләре бара

Быел республика юлларындагы чокырларны ремонтлау эшләрен 15 июньгә төгәлләү планлаштырыла.2020 ел йомгаклары буенча 236 мең җитешсезлек системага кертелгән булган, 233 мең чокыр-чакыр ремонтланган. Бу — планның 98,6 проценты. Башкарылган эшнең гомум күләме 2 млн. 215 мең квадрат метр тәшкил иткән. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Быел республика юлларындагы чокырларны ремонтлау эшләрен 15 июньгә төгәлләү планлаштырыла.
2020 ел йомгаклары буенча 236 мең җитешсезлек системага кертелгән булган, 233 мең чокыр-чакыр ремонтланган. Бу — планның 98,6 проценты. Башкарылган эшнең гомум күләме 2 млн. 215 мең квадрат метр тәшкил иткән.
Быел 10 апрельгә республика автомобиль юлларында 21 723 чокыр-чакыр исәпкә куелган. Әлегә аларның 7654е ремонтланган. Бу планның 35 проценты дигән сүз.
Эшләр республиканың 27 районыныңда, 6 шәһәрендә: Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьск, Салават һәм Сибайда бара.
Республикада 26 асфальт-бетон заводы эшли. Искә төшерик: бу җәһәттән гамәлгә ашырылучы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты юл төзелеше һәм ремонты эшләренә зур стимул бирә.

Чыганак: Башинформ

Читайте нас: