Агымдагы елда Башкортстанда чәчү кампаниясенә гомум чыгымнар 16,5 миллиард сум дип бәяләнә, бу былтыргыдан 11,6 процентка күбрәк. Шулай итеп, Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләвенчә, республикада чәчүгә чыгымнарның яртысыннан артыгын ташламалы банк кредитлары ярдәмендә каплаячаклар, дип хәбәр итте республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов.
- Вәкаләтле банклар белән берлектә эшне 2020 елның октябрендә үк башладык. Апрель башына Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы республика аграрийларына язгы кыр эшләре өчен кредитлар алу өчен 300 гариза хуплады, 2020 елның ноябрь-декабрен исәпкә алып, 6,5 миллиард сумга якын, шулардан 4,3 миллиард сумы инде бирелгән, - диде Рамил Нуриәхмәтов.
Ул кредитларны хупламаган авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен эшкәртү предприятиеләре тарафыннан язгы кыр эшләрен аванслау мөмкинлеге бар, дип өстәде. Ягъни эшкәртүчеләр аграрийларга булачак уңыш өчен - көзгә кадәр - акча бирә. Моның өчен эшкәртү предприятиеләре шулай ук кредит ресурсларыннан файдалана.
2020 елга кадәр кыска сроклы ташламалы кредитлардан бары тик сөт эшкәртү предприятиеләре генә файдалана алган. Хәзер шикәр һәм май экстракция заводларының да шундый мөмкинлеге бар, аларда шулай ук чәчү эшләре чорында аграрийларны аванс итү мөмкинлеге барлыкка килде.
Агымдагы елда авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүче оешмаларга 4,1 миллиард сумлык ташламалы кредитлар алуны хупладылар. Бу акчаларның шактый өлеше аграрийларга аванс рәвешендә җибәреләчәк.
Төбәк аграр ведомствосы бәяләвенчә, төбәктә язгы кыр эшләрен финанслауда ташламалы кыска сроклы кредитлар өлеше яртысыннан артып китәчәк. Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгында, эшкәртү предприятиеләре тарафыннан аванслашуны исәпкә алып, чәчүгә җибәрелгән ташламалы кредит акчаларының күләме 8,5 миллиард сум тәшкил итәчәк, дип көтәләр.
Исегезгә төшерәбез, бу башлангыч Русия Президенты Владимир Путинның "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның да бер юлы.