+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 апрель 2021, 09:56

Урманнарны саклыйк!

Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы ел саен 4,1 миллион гектар территориядә урманнарга авиация мониторингы уздыра.12 апрель көнне быелгы янгын куркынычы сезоны алдыннан, һава торышы-климат шартларын исәпкә алып, “Уфа - Зилаер” маршруты буенча республика урман фонды территорияләре өлешенә авиация белән очу булды. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы ел саен 4,1 миллион гектар территориядә урманнарга авиация мониторингы уздыра.
12 апрель көнне быелгы янгын куркынычы сезоны алдыннан, һава торышы-климат шартларын исәпкә алып, “Уфа - Зилаер” маршруты буенча республика урман фонды территорияләре өлешенә авиация белән очу булды.
Агымдагы елда Башкортстанда авиация патрульлегенең сигез маршруты расланды, аларның гомум озынлыгы 4,6 мең чакрым тәшкил итә.
Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында янгын хәвефсезлегенең 2нче классы саклана.
"Экология" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда урманнарны янгыннардан саклау зур урын алып тора. Министрлыкта хәбәр итүләренчә, янгыннар чорында мондый эшләр тагын да җанланачак.
Фото: forest.bashkortostan.ru
Читайте нас: