+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 апрель 2021, 09:20

Яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтелә

Башкортстанның дүрт йөздән артык яшь гаиләсе дәүләт ярдәме белән агымдагы елда торак шартларын яхшырта алачак.Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгы матбугат хезмәте аңлатканча, мондый мөһим эш Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән эшләнгән «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты, шулай ук "Русия Федерациясе гражданнарын һәркем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" дәүләт программасы кысаларында башкарыла. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанның дүрт йөздән артык яшь гаиләсе дәүләт ярдәме белән агымдагы елда торак шартларын яхшырта алачак.

Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгы матбугат хезмәте аңлатканча, мондый мөһим эш Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән эшләнгән «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты, шулай ук "Русия Федерациясе гражданнарын һәркем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" дәүләт программасы кысаларында башкарыла.

Министрлык белгечләре, быел торак сатып алу, максатлы кредитны түләү, яки шәхси торак йорт төзү өчен социаль түләү рәвешендә адреслы ярдәмне Башкортстанның дүрт йөздән артык гаиләсе алачак, дип сөйләде. Бу максатларга 414 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Аларның 162 миллионы федераль бюджеттан каралган.

Социаль түләү турындагы таныклыкларны тапшыру тантанасы муниципаль берәмлекләрдә һәм шәһәр округларында уза да инде. Шулай итеп, 9 апрельдә Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев районның 23 яшь гаиләсенә таныклыклар тапшырган. Ә Учалы районында 18 гаилә дәүләт ярдәме алган. Шулай ук Зианчура, Шаран, Балтач, Нуриман, Бөре, Благовещен районнары яшь гаиләләренә дә таныклыклар тапшырылган.

Фото: Төзелеш һәм архитектура министрлыгы сайтыннан.
Читайте нас: