-13 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель 2021, 09:09

Дәваханәләр яңача эшли

Туймазы үзәк район дәваханәседә "Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү" төбәк проектын тормышка ашыру чикләрендә Туймазы шәһәре балалар поликлиникасы, шулай ук 2нче поликлиника "Медицина оешмасының яңа моделе" проектының беренче критерийларына ирешү буенча эшне дәвам итә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Туймазы үзәк район дәваханәседә "Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү" төбәк проектын тормышка ашыру чикләрендә Туймазы шәһәре балалар поликлиникасы, шулай ук 2нче поликлиника "Медицина оешмасының яңа моделе" проектының беренче критерийларына ирешү буенча эшне дәвам итә.

Проектларны әзерләү һәм ачу өчен һәр катнашучыга бер айдан алып алты айга кадәр вакыт бирелә. Проектларны тормышка ашыру барышында халык белән элемтә гамәлгә ашырыла, "Нәрсә ул карталау һәм аны ничек тормышка ашырырга?", "Безнең поликлиникаларда агымдагы һәм максатчан процессның картасын ничек эшләргә?" кебек сорауларны бергәләп ачыклыйлар.

Кирәкле нәтиҗәгә пациентларны планлы кабул итүгә мохтаҗ кешеләргә бүлү, табибларга онлайн-язылу кертү, пациентлар өчен электрон чират оештыру, COVID-19дан вакциналау үткәрү, өч яшькә кадәр балаларны диспансерлаштыру, ташламалы дарулар белән тәэмин итү процессын оештыру һәм башкалар керә.

«Иң мөһиме - һәрвакыт хәрәкәттә булу, карарлар кабул иткәндә - сыгылмалылык. Безнеп дәваханәдә проект программаларын тормышка ашыру пациентларга якын булу, процессларны оптимальләштерү, югалтуларны ачыклау һәм бетерү нигезендә амбулатор звенода эшнең нәтиҗәлеген һәм медицина ярдәмен алу мөмкинлеген арттырырга ярдәм итәчәк», - дип хәбәр итте үзәк район дәваханәсенең баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин.

Фото: Туймазы районы хакимияте.
Читайте нас: