+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 апрель 2021, 07:24

Хокук бозулар булмаска тиеш

19 апрель Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими гамәлдәге координацион киңәшмә утырышын үткәрде. Анда гомумдәүләт һәм федераль проектларны гамәлгә ашырганда хокук бозуларга каршы тору чаралары турында фикер алыштылар. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

19 апрель Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими гамәлдәге координацион киңәшмә утырышын үткәрде. Анда гомумдәүләт һәм федераль проектларны гамәлгә ашырганда хокук бозуларга каршы тору чаралары турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.
Утырышны ачып, Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, 2021 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 26,5 миллиард сум каралган, шуларның 18,2 миллиард сумы – федераль бюджеттан.
— Һәр квартал саен без Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршында хисап тотабыз. Кызганычка каршы, илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда хокук бозулар бар. Бу бигрәк тә «Демография» гомумдәүләт проектына кагыла, – диде Башкортстан Башлыгы. - Утырыш нәтиҗәләре буенча мондый хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау буенча өстәмә чаралар эшләвегезне сорыйм.
Республика җитәкчесе шулай ук 2021 елның гыйнвары нәтиҗәләре буенча Башкортстанның илкүләм проектларны гамәлгә ашыру контекстында Русия төбәкләре арасында телгә алыну буенча медиарейтингта беренче урынны яулавын билгеләп үтте.
– Без үзебезнең нинди объектлар төзүебез һәм гомумдәүләт проектлары кысаларында нинди чаралар гамәлгә ашырылуы турында халыкка җитди һәм җентекле мәгълүмат бирәбез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/141053.html
Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/141053.html
Читайте нас: