+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 апрель 2021, 09:46

Әдипнең рухы шат булгандыр

Бәләбәй районының Слакбаш авылындагы Константин Иванов исемендәге музей комплексы территориясендә «Бөтенрусия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр турында хәстәрлек көне» акциясе кысаларында өмә үткәрелде.Акция, гадәттәгечә, Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышланды. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Бәләбәй районының Слакбаш авылындагы Константин Иванов исемендәге музей комплексы территориясендә «Бөтенрусия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр турында хәстәрлек көне» акциясе кысаларында өмә үткәрелде.

Акция, гадәттәгечә, Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышланды.

Музей территориясе очраклы гына сайланмаган – чуваш әдәбияты классигы Константин Ивановның йорты мәдәни мирас объекты санала, ә безнең халыкның мәдәни мирасын саклау «Мәдәният» гомумдәүләт проектының һәм «Мәдәният волонтерлары» программасының төп бурычларының берсе булып тора.

Өмәдә Слакбаш авылыннан гына түгел, якын-тирә торак пунктлардан да ике дистәдән артык төрле яшьтәге волонтер катнашты.

Чара территорияне чистарту һәм аны төзекләндерү белән генә чикләнмәде: барысы өчен дә музей буйлап танып-белү экскурсиясе һәм осталык дәресе үткәрелде.

Фото: Регина Хәлиуллина
Читайте нас: