Сәнәгатьчеләрнең “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектында катнашуы җитештерелгән продукция күләменең артуына китерә.
Башкортстанның Төбәк компетенцияләр үзәге идарәсе астында эшләүче предприятиеләрдә эш процессы вакыты 26 процентка кыскарган, тәмамланмаган җитештерү күләме 39 процентка кадәр кимегән, киләчәк үсеш өчен чаралар булдырылган.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектында республиканың 106 предприятиесе катнаша — 2020 елга билгеләнгән планның 138 проценты. 1,7 меңгә якын хезмәткәр алдынгы эш ысулларына өйрәтелгән.
Гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр белгечләрнең методологик ярдәмен бушлай куллана. Сәнәгатьне үстерү федераль фондыннан биш елга 50-300 миллион сум ташламалы займ бирелә. Керемгә салым 50 процентка кадәр киметелергә мөмкин.