+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 апрель 2021, 09:23

Радий Хәбиров реклама эшләгән

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичә үзенең социаль челтәрдәге битендә язма урнаштырган.Ул болай дип язган: “Шәхсән үзем контрольдә тотучы проектларның берсе – ул республикада “Сөт кухнясы” булдыру. Без Башкортстанда сөт эшкәртү буенча җиде цех ачтык – Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Сибай, Белорет, Октябрьский һәм Югары Кыйгыда – алар җәмгысе тәүлегенә 20 тоннага кадәр сөт эшкәртә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичә үзенең социаль челтәрдәге битендә язма урнаштырган.
Ул болай дип язган: “Шәхсән үзем контрольдә тотучы проектларның берсе – ул республикада “Сөт кухнясы” булдыру. Без Башкортстанда сөт эшкәртү буенча җиде цех ачтык – Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Сибай, Белорет, Октябрьский һәм Югары Кыйгыда – алар җәмгысе тәүлегенә 20 тоннага кадәр сөт эшкәртә.
Әниләргә сөт продукциясен һәрсаен өйдән еракка китми генә алу уңайлы булсын өчен хәзер продукцияне тарату пунктлары базасын киңәйтү буенча эшлибез. Әле республикада сөт һәм коры катнашмалар алырга мөмкин булган 132 пункт бар”.
“Сөт кухнясы” җитештергән продукция өчен безнең халык ике куллап тавыш бирде, – ди Радий Хәбиров. – Продукциянең бушлай таратыла торган өлешен тиз генә алып бетерәләр. Сатуга чыгарылганы да шунда ук бетә. Продукциягә ихтыяҗ зур, һәм без җитештерүне киңәйтәчәкбез.
Сәламәт үсегез! Һәм үзебезнең файдалы продукт белән тукланыгыз)))
P.S. “Сөт кухнясы”на менә шундый зур булмаган реклама... )))” – дип тә өстәгән төбәк җитәкчесе.
Әйткәндәй, кичә, 20 апрельдә, “Сөт кухнясы” продукциясен бирүнең стационар пункты Авыргазы районының Толбазы авылында ачылды. Ул атнага өч тапкыр эшләячәк. Авыл зур – бушлай сөтне биредә 160 бала һәм бала имезүче бер әни ала. Әлегә кадәр йогурт, эремчек, кефир һәм сөтне урындагы даруханәдә биргәннәр.
Кичә, шулай ук, Уфада да сөт сату һәм бирүнең яңа пункты ачылды.
Дүртөйле районында яшәүче әти-әниләрнең үтенече буенча хәзер “Сөт кухнясы” автолавкасы Әсән һәм Семилетка авылларына да килә.
Бу эшләр барысы да ил президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” һәм “Сәламәтлек саклау” милли проектларын гамәлгә ашыруга булыша.
Чыганак: vk.com/radiyhabirov
Читайте нас: