+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель 2021, 09:54

АРТ-Корылтайның мәдәни форумы уздырылачак

Ел саен, быелдан башлап, Башкортстанда АРТ-Корылтайның мәдәни форумы уздырылачак.Тиешле боерыкны Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров имзалады. Быел АРТ-Корылтай 14 майда була. Аның максаты - 2030 елга кадәрге чорга Дәүләт мәдәни сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру, Башкортстанда мәдәниятне үстерү һәм аңа ярдәм итү. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Ел саен, быелдан башлап, Башкортстанда АРТ-Корылтайның мәдәни форумы уздырылачак.

Тиешле боерыкны Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров имзалады. Быел АРТ-Корылтай 14 майда була. Аның максаты - 2030 елга кадәрге чорга Дәүләт мәдәни сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру, Башкортстанда мәдәниятне үстерү һәм аңа ярдәм итү.

Форумны әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты төзелде һәм аның составы расланды. Оештыру комитетын Хөкүмәт вице-премьеры Азат Бадранов җитәкли, аның урынбасары — мәдәният министры Әминә Шәфыйкова. 26 апрельгә кадәр Оештыру комитетына форумны әзерләү һәм үткәрү планын эшләү йөкләнде.

Республика башкарма хакимият органнары республиканың урындагы үзидарә органнарына форумны оештыруда һәм үткәрүдә Оештыру комитетына ярдәм күрсәтергә тәкъдим итә. Башкортстанның урындагы үзидарә органнарына муниципаль мәдәният оешмаларының форум уткәрүдә катнашуын тәэмин иту йөкләтелде.
Форумны финанслау бюджеттан тыш чыганаклар хисабына башкарыла.

Форум Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы гамәлгә ашырылучы "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында узачак.

Фото: Башинформ
Читайте нас: