+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель 2021, 08:58

Сөт җитештерү арта

Башкортстан иң күп сөт җитештерүче төбәкләр исемлегендә.Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2021 елда сөт җитештерү кимендә 32,6 миллион тонна тәшкил итәр дип фаразлый, дип хәбәр иттеләр федераль аграр ведомство матбугат хезмәтендә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстан иң күп сөт җитештерүче төбәкләр исемлегендә.
Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2021 елда сөт җитештерү кимендә 32,6 миллион тонна тәшкил итәр дип фаразлый, дип хәбәр иттеләр федераль аграр ведомство матбугат хезмәтендә.
Министрлыкта, беренче чиратта, үсеш югары нәтиҗәле азык базасы булдыру, терлекләрне асрауда инновацион технологияләр кертү, сөт терлекчелегенең генетик потенциалын активрак файдалану исәбенә тәэмин ителәчәк, дип саныйлар. Анда шулай ук, былтыр сөт тармагы соңгы 10 елда иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, дип белдерделәр. Сөт җитештерү күләме 32,2 миллион тоннадан артып китте, бу 2019 ел күрсәткеченнән 855 мең тоннага күбрәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үткән елда Башкортстанда 1,67 миллион тонна сөт җитештерелгән, шуның 766,1 мең тоннасы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары өлешенә туры килә.
Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты - старт алган башка башлангычлар арасында иң уңышлыларның берсе.
Фото: agriculture.bashkortostan.ru
Читайте нас: