“Мәгариф” милли проектының “Социаль активлык” федераль проекты кысаларында Башкортстан республикасы Җиңү волонтерлары “Георгий тасмасы” бөтенрусия акциясенең старт алуын хәбәр итте.
27 апрельдән республикада “Георгий тасмасы” бөтенрусия акциясе башланды. Ул быел Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышлана. Акция кысаларында волонтерлар хәрби дан символы булган тасманы республиканың барлык шәһәр һәм районнарында бушлай таратачаклар һәм аны ничек дөрес кулланырга кирәклеген дә өйрәтәчәкләр.
Георгий тасмасын тагу – Бөек Ватан сугышында илебезнең азатлыгы өчен аяусыз көрәшкән каһарманнарга хөрмәт билгесе.
Уфада акция 22 апрельдә башланды.