+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
27 апрель 2021, 09:41

Урманнарны уттан саклагыз!

Республика урманчылары мәктәпләрдә янгынга каршы тематик дәресләр үткәрә.Урманнарны янгыннардан саклау – Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган “Урманнарны саклау” федераль проектының мөһим юнәлешләреннән берсе. Урман янгыннарын булдырмауның төп юнәлеше ‒ халык белән әңгәмәләр, патрульлек итү, минераллаштырылган полосалар булдыру һәм даими мониторинг кебек профилактик чаралар комплексын үз эченә ала. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Республика урманчылары мәктәпләрдә янгынга каршы тематик дәресләр үткәрә.

Урманнарны янгыннардан саклау – Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган “Урманнарны саклау” федераль проектының мөһим юнәлешләреннән берсе. Урман янгыннарын булдырмауның төп юнәлеше ‒ халык белән әңгәмәләр, патрульлек итү, минераллаштырылган полосалар булдыру һәм даими мониторинг кебек профилактик чаралар комплексын үз эченә ала.

Республика урманчылык хезмәткәрләре "Утны туктат!” мәгълүмат кампаниясе кысаларында эшне тагын да активлаштырды.
Дүртөйле, Илеш, Калтасы районнарында урманчылык хезмәткәрләре мәктәп укучылары арасында мәгълүмати-аңлату эшләре алып бара, мәктәпләрдә янгынга каршы тематик дәресләр үткәрә.

- Апрельнең соңгы атнасында гына да без мәктәп укучылары белән 22 әңгәмә уздырдык, балаларны урман янгыннарының төп сәбәпләре һәм янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре белән таныштырдык, аларның сорауларына җавап бирдек, - дип белдерде Дүртөйле урманчылыгы идарәсенең бүлек җитәкчесе Назыйф Мансуров. - Без балаларга корыган үләнгә ут төртүнең, сүндерелмәгән учакның, тәмәке һәм чүп-чарның йөзләрчә мең гектар урманны юкка чыгаруына, хайваннар һәм үсемлекләрнең һәлак булуына, уникаль кыйммәтле экосистемаларның үзгәрүенә китерүен аңлатабыз.

Балаларга, шулай ук, урман янгыннарының 10 процентка якыны гына табигый сәбәпләр аркасында килеп чыгуын төшендерәләр. Калганнары барысы да кеше гаебе белән килеп чыккан янгыннар. Урманда кабынган ут-ялкын якындагы торак пунктларга да күчәргә һәм милекне юк итәргә, ә кайчагында корбаннарга китерергә мөмкин.

Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкын урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә чакыра, янгын чыккан очракта 8 (800) 100-94-00 яисә Республика Урман хуҗалыгы министрлыгының 8 (347) 218-14-14 номерына шалтыратырга кирәк.

Фото:srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: