+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель 2021, 09:21

Министр халык белән аралышты

Бүген Башкортстан Хөкүмәтете Премьер-министры урынбасары-сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Уфа маршруты буенча «Сәламәтлек поезды» эшен тикшерде.Хәзерге вакытта республика медиклары Архангель районының Благовещен авылында пациентларны кабул итә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Бүген Башкортстан Хөкүмәтете Премьер-министры урынбасары-сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Уфа маршруты буенча «Сәламәтлек поезды» эшен тикшерде.
Хәзерге вакытта республика медиклары Архангель районының Благовещен авылында пациентларны кабул итә.
Максим Забелин «Сәламәтлек поезды»нда эшләүчеләр һәм авыл халкы белән аралашты. Барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналанырга чакырды. Авыл халкы, үз чиратында, мондый «Сәламәтлек поездлары» ешрак килүен сорады.
Акция уздырыла башлаганнан алып агымдагы датага Уфа маршруты буенча 466 кеше тикшерелде. Социаль әһәмияткә ия авыруга шикләнгән ике кеше диагнозны ачыклау, дәвалау өчен яңа тикшерүләргә җибәрелде һәм контрольгә алынды. Автопоезд маршруты буенча яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинациналануның беренче этабын 71 кеше узды.
Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас: