+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель 2021, 09:32

Тау аша чыгу юлы төзелә

Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.Уфадан федераль әһәмияттәге «Урал» М-5 (Көнчыгыш чыгу) юлына яңа чыгу юлын төзү буенча инфраструктура проекты кысаларында Көньяк тоннельдәге бер тау аша үтү эшләренә старт бирелде. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.
Уфадан федераль әһәмияттәге «Урал» М-5 (Көнчыгыш чыгу) юлына яңа чыгу юлын төзү буенча инфраструктура проекты кысаларында Көньяк тоннельдәге бер тау аша үтү эшләренә старт бирелде.
Инвестицион проект Идел буе федераль округында юл-транспорт инфраструктурасын үстерү өлкәсендә иң эре проект булып тора. Аны тормышка ашыру гамәлдәге шәһәр магистральләренең йөкләнешен киметәчәк һәм аларның үткәрү сәләтен арттырачак, М-5 «Урал» федераль трассасына өстәмә чыгуны тәэмин итәчәк, шулай ук Уфа үзәген Башкортстан башкаласының Көнчыгыш районындагы яхшы мөмкинлекле торак төзелеше зонасы белән тоташтырачак.
— Көнчыгыш юлы “Зауфимье” дип аталган зур территорияне үстерүгә этәргеч бирәчәк. Проектта — федераль финанслауның зур өлеше. 33,5 млрд. сумның 19 млрд. сумы — федераль транш. Һәм бу яктан без бик зур җаваплылык тоябыз, — дип ассызыклады Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Виктор Жульков.
Башта Көньяк тоннельдәге төзелеш мәйданында, цемент эремәсен тутыру юлы белән, грунт массивын беркетеп, металл торбалардан саклагыч экран корылмасын үз эченә алган әзерлек эшләре комплексы тормышка ашырылды. Эшләр автомобиль юлларының Көнбатыш порталы ягыннан башланды.
Көньяк тоннельнең җир асты өлешенең гомум озынлыгы —2015 метр. Тау проходлары эшләрен Көньяк тоннельдә тәмамлау вакыты — 2022 елның сентябре. Автомобиль юлының гомум озынлыгы (ачык өлеш белән) 1276 метр тәшкил итә.
«Көнчыгыш чыгу юлы» төзелешен 2023 ел ахырында тәмамлау планлаштырыла.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=51406
Фото: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=51406

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Читайте нас: