+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
30 апрель 2021, 09:47

Төзек юлдан йөрүгә җитәме соң?!

«Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында Уфадагы Ухтомский урамында ремонт эшләре башланды. Яңартылган юл катламының озынлыгы 1,8 километр тәшкил итәчәк.- Гомумдәүләт проекты тормыш өчен уңайлы һәм хәвефсез мохит булдыру буенча гомум максатка ирешүгә юнәлтелгән. Безнең бурыч - 2024 елга шәһәр агломерацияләрендәге юлларның 85 процентын норматив таләпләргә китерү, шул исәптән Уфада, – дип хәбәр итте Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Виктор Жульков. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

«Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында Уфадагы Ухтомский урамында ремонт эшләре башланды. Яңартылган юл катламының озынлыгы 1,8 километр тәшкил итәчәк.

- Гомумдәүләт проекты тормыш өчен уңайлы һәм хәвефсез мохит булдыру буенча гомум максатка ирешүгә юнәлтелгән. Безнең бурыч - 2024 елга шәһәр агломерацияләрендәге юлларның 85 процентын норматив таләпләргә китерү, шул исәптән Уфада, – дип хәбәр итте Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Виктор Жульков.

Фрезерлау буенча эшләр башкарылган чорда юл өлешчә ябылачак. Ухтомский урамы - Дим бистәсендә иң күп йөкләнешле урамнарның берсе, анда берничә медицина, социаль һәм мәгариф учреждениеләре урнашкан.

– Хәрәкәтне япмыйча, ремонт эшләрен башкару мөмкин түгел, - диде Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Радмил Мөслимов. - Урамнарның ябылуы турында шәһәр хакимияте һәм яңалыклар сайтындагы интерактив картада кисәтәчәкбез. Гомум озынлыгы 19 километр булган тугыз юл «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында ремонтланачак. Шәһәр халкыннан, бигрәк тә Нижегородка бистәсе халкыннан, начар юлларга карата берничә тапкыр шикаятьләр килде. Ремонт тәмамланганнан соң аларда бордюрлар, терморазметкалар барлыкка киләчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: