+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 Май 2021, 09:50

"Сәламәтлек поезды" кайсы тарафларга барачак?

Башкортстанда "Сәламәтлек поезды" 4-7 майда да эшләячәк."Сәламәтлек поездлары" 4-7 майда билгеләнгән график нигезендә эшен дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. Бу көннәрдә Уфа табиблары Кырмыскалы, Салават, Караидел, Шаран, Гафури, Белорет районнарында пациентларны кабул итәчәк. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанда "Сәламәтлек поезды" 4-7 майда да эшләячәк.

"Сәламәтлек поездлары" 4-7 майда билгеләнгән график нигезендә эшен дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. Бу көннәрдә Уфа табиблары Кырмыскалы, Салават, Караидел, Шаран, Гафури, Белорет районнарында пациентларны кабул итәчәк.

Акция башланганнан бирле барлыгы 7426 кеше тикшерелгән, биш меңнән артык тикшеренү үткәрелгән. 190 җитди авыру ачыкланган: онкологиягә шик – 45, шикәр чиренә – 17, гипертониягә – 127 кеше. Бу пациентларның барысы да диагнозны ачыклау һәм дәвалау өчен тикшеренүгә җибәрелгән, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

"Сәламәтлек поездлары" эшчәнлекләрен Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында башкара.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: