+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 Май 2021, 09:40

Уфа кызы финалга үтте

Төмәндә «Кунакчыллык осталары» Бөтенрусия конкурсының ярымфиналында – «Русия – мөмкинлекләр иле»Президент платформасы проектында җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде.Финалга илнең 19 төбәгеннән 28 катнашучы чыкты. Төмәндә «Кунакчыллык осталары» конкурсының икенче сезонының төбәк ярымфиналы узды, анда Русиянең 41 төбәгеннән 123 конкурсант катнашты, алар дистанцион тест нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Төмәндә «Кунакчыллык осталары» Бөтенрусия конкурсының ярымфиналында – «Русия – мөмкинлекләр иле»Президент платформасы проектында җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде.
Финалга илнең 19 төбәгеннән 28 катнашучы чыкты. Төмәндә «Кунакчыллык осталары» конкурсының икенче сезонының төбәк ярымфиналы узды, анда Русиянең 41 төбәгеннән 123 конкурсант катнашты, алар дистанцион тест нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ярымфиналның конкурс сынаулары вакытында катнашучылар кейсларны чиште, үз проектларын тәкъдим итте, ә белгечләр аларны бәяләде һәм иң яхшыларын сайлап алды, барлык катнашучылар өчен осталык дәресләре дә үткәрделәр.
Башкортстан Республикасыннан финалга юлламаны Уфадан Ләйсән Сөләйманова алды. Ләйсән «Нәнәйгә кунакка " социаль франшиза проекты белән финалга узды.
“XXI гасырда күпләр өчен иң яхшы ял — табигать кочагында, тузанлы шәһәрдән, чиста һавалы авылга кайтырга, буа янында матурлыкка сокланып йөрергә, туган як тарихын белергә, һөнәргә өйрәнергә", - дип сөйли үзенең проекты турында Ләйсән.
“Кунакчыллык осталары” конкурсы “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәркем өчен социаль лифтлар” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Фото: Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы
Читайте нас: