+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 Май 2021, 09:22

Бушлай укыту яңа мөмкинлекләр бирәчәк

Быел Башкортстанда яшәүче өч меңгә якын кеше Владимир Путинның май указы белән расланган «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында Worldskills программасы буенча белем алачак. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Быел Башкортстанда яшәүче өч меңгә якын кеше Владимир Путинның май указы белән расланган «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында Worldskills программасы буенча белем алачак.

Мәсәлән, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы Башкортстан кешеләре, 50 яшьтән өлкәнрәкләр, декрет ялында булган яки мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче хатын-кызлар эшкә урнашу өчен бушлай өстәмә белем алырга мөмкин.
Укыту барышында алынган күнекмәләр һөнәрләре һәм тәҗрибәсе хезмәт базарында ихтыяҗ булмаган кешеләргә аеруча файдалы булачак.
Моннан тыш, программа популярлык казанса, Башкортстан халыкны яңадан укыту өчен өстәмә финанслауга исәп тота алачак.
— Без 2021 елның 1 июненә республика өчен планлаштырылган 3143 кешегә квота җибәрү өчен максималь бурычлар куябыз, — дип билгеләп үтте гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников. — Алга таба да шулай булсын.

Фото: incrussia.ru
Читайте нас: