Басуларга ашлама быел былтыргыдан 27 процентка күбрәк кертеләчәк.
Узган елда уңыш яхшы булды, ашлыкка бәяләр дә начар түгел. Әле исә чәчү районнарда тулы куәтенә бара. Агымдагы елда аграрийлар тарафыннан (29 апрельгә булган мәгълүматларга караганда) республика хуҗалыклары 71 мең тонна минераль ашлама сатып алган, бу узган елгыдан 27 процентка күбрәк.
Шулай итеп, һәр гектарга, уртача республика буенча, 26 килограмм чамасы туры килә. Исегезгә төшерәбез, бу - "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектының төбәктә киң колач белән үтәлешенең дә бер күрсәткече.
Узган елда ашламалар белән иң яхшы тәэмин ителеш элеккечә Чакмагыш районында - бер гектарга 100 килограммга якын. Шулай ук Стәрлетамак (69 кг/га), Авыргазы (54,1) һәм Благовар (53,9) районнарында да яхшы күрсәткечләр күзәтелә.
Фото: agriculture.bashkortostan.ru