+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 Май 2021, 09:29

Урман мәйданнары киңәя!

"Яшел Башкортостан" һәм "Хәтер бакчасы" халыкара акциясе кысаларында республиканың экологик юнәлешле иҗтимагый оешмалары волонтерлары урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә урманнарны тергезүдә ярдәм итә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

"Яшел Башкортостан" һәм "Хәтер бакчасы" халыкара акциясе кысаларында республиканың экологик юнәлешле иҗтимагый оешмалары волонтерлары урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә урманнарны тергезүдә ярдәм итә.

3 майда "Чиста Уфа" коммерция кармагында булмаган автоном оешмасы волонтерлары Иглин урманчылыгында 3 гектар мәйданда 12 мең төп нарат агачы үсентеләре утырткан.

- Хезмәтегез һәм ярдәмчеллегегез өчен барыгызга да зур рәхмәт, - ди "Чиста Уфа" оешмасы җитәкчесе Елена Воробьева. - Әлбәттә, акция спонсорына финанс ярдәме һәм ирекле ярдәмчеләрне җәлеп иткән өчен аерым рәхмәт! Урман утыртуда 70кә якын кеше катнашты, бу кыска гына вакыт эчендә зур мәйданны колачларга һәм шул рәвешле төбәгебездә табигатне саклауга сизелерлек өлеш кертергә мөмкинлек бирде.

Мәгълүм булуынча, Башкортстанда 23 апрельдән 23 майга кадәр республика Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарны тергезү айлыгы үткәрә. Бу эшләр "Экология" гомумдәүләт проектының "Урманнарны саклау" федераль проекты кысаларына үткәрелә.

Фото: Урман хуҗалыгы министрлыгы
Читайте нас: