+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 Май 2021, 09:42

«Арт-резиденция» күргәзмә-ярминкәсен күрми калмагыз!

«Башкортстанның кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгы» оешмасы республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән 14-16 майда Уфа шәһәренең «МЕГА» сәүдә үзәге территориясендә «Арт-резиденция» күчмә мобиль күргәзмә-ярминкәсен оештыра. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

«Башкортстанның кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгы» оешмасы республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән 14-16 майда Уфа шәһәренең «МЕГА» сәүдә үзәге территориясендә «Арт-резиденция» күчмә мобиль күргәзмә-ярминкәсен оештыра.

Мобиль күргәзмә-ярминкәдә катнашу өчен Башкортстанның халык сәнгате кәсепчелеге һәм һөнәрчелеге өлкәсендә эшләүче осталары һәм һөнәрчеләре чакырыла. «Арт-резиденция» мобиль күргәзмә-ярминкәсендә катнашу өчен түбәндәге электрон почтага гариза җибәрергә кирәк: [email protected]

Проектның координаторы - Венера Нуриәхмәтова. Аның сүзләренә караганда, күргәзмә өчен сәүдә урыннары бушлай биреләчәк. Әлеге күргәзмәне теләгән һәркем карый алачак һәм ошаган әйберне сатып алу мөмкинлеге дә булачак.

Әлеге чара ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фото: Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты
Читайте нас: