+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
12 Май 2021, 09:16

Башкортстан журналистлары - алдынгы!

Башкортстан гомумдәүләт проектлар контекстында төбәкләр медиарейтингында алдынгылар исәбендә.Башкортстан агымдагы елның март нәтиҗәләре буенча гомумдәүләт проектлары контекстында Русия төбәкләренең телгә алынуы буенча медиарейтингта икенче урынны алды. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстан гомумдәүләт проектлар контекстында төбәкләр медиарейтингында алдынгылар исәбендә.

Башкортстан агымдагы елның март нәтиҗәләре буенча гомумдәүләт проектлары контекстында Русия төбәкләренең телгә алынуы буенча медиарейтингта икенче урынны алды.

«Медиалогия» компаниясе Президент Владимир Путинның «2024 елга кадәр чорга Русия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы Указының «май» контекстында төбәкләрнең телгә алынуы буенча ай саен рейтинг әзерләгән.

Март медиарейтингында Краснодар крае - беренче. Икенче урында - Башкортстан. Мәскәү өлкәсе Русиянең иң яхшы 3 төбәге арасында беренче унлыкка керде.

Аерым алганда, киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Башкортстанда «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Уфада Көнчыгыш чыгу тоннелен узу төгәлләнде, объектның көнбатыш һәм көнчыгыш юнәлешләре төзелде.

Шулай ук «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан тарафыннан сатып алынган «Ансат» медицина вертолеты өч ай эчендә 25 очыш ясаган.

Моннан тыш, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты кысаларында республикада сакчыл технологияләр исәбенә сөт җитештерү күләмнәрен арттырачаклар, дип хәбәр ителде.

Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проектлары контекстында телгә алыну буенча илнең 10 төбәге арасында шулай ук Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара, Новосибирск, Свердловск өлкәләре, Приморье һәм Пермь крае бар.

Февраль медиарейтингында Башкортстан икенче урынны алган.

Фото: universe-tss.su
Читайте нас: